Көн темасы

Яшел Үзәндә диспансеризация бара

Сакланганны Аллаһ Тәгалә дә саклар диләр. Саклану беренче чиратта кеше сәламәтлегенә кагыла. Медицина учреждениеләрендә тикшеренеп тору күп авыруларны иртә срокларда ачыклап, дәвалану мөмкинлеге бирә. Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрлыгы яшәүчеләрнең сәламәтлеген кайгыртып, менә берничә ел рәттән диспансерлаштыру программасын гамәлгә ашыра. Бу эш республикада 2013 елда башланып китте. Ассызыклап әйтергә кирәк,...

Сакланганны Аллаһ Тәгалә дә саклар диләр. Саклану беренче чиратта кеше сәламәтлегенә кагыла. Медицина учреждениеләрендә тикшеренеп тору күп авыруларны иртә срокларда ачыклап, дәвалану мөмкинлеге бирә. Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрлыгы яшәүчеләрнең сәламәтлеген кайгыртып, менә берничә ел рәттән диспансерлаштыру программасын гамәлгә ашыра. Бу эш республикада 2013 елда башланып китте. Ассызыклап әйтергә кирәк, ул бушлай үткәрелә.

-2014 елда безнең район поликлиникаларында 24 меңнән артык кеше диспансерлаштыру узды. Бу программага кертелүчеләрнең 93,5 процентын тәшкил итә, - дип сөйли бу уңайдан Яшел Үзән район үзәк дәваханәсе баш табибы урынбасары Дамир Җамалетдинов. - Әлеге тикшерүләр барышында 1231 авыру ачыкланды. Шулардан шеш авырулары - 14, яман шешләр - 9, кан авырулары -8, эндокрин авырулар - 847, кан әйләнеше системасы авырулары -351 һәм башкалар. Быел мондый медицина тикшеренүләрен 1994, 1991, 1988, 1985 елгылар уза. Ә аңа нинди төр тикшерүләр кертелгән, анысы һәр кешенең шәхси, ягъни аның яшенә, авыруларына карап үткәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Яшел Үзәндә диспансеризация бара
Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

Көн темасы