Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яшел Үзәндә чираттагы корабльгә нигез салынды (ФОТО)

Бүген, 18 февральдә Горький исемендәге заводта "Павел Державин" патруль корабленә нигез салынды.

Әлеге тантанада Россия Хәрби-Диңгез флоты, Оборона министрлыгы, ТР хөкүмәте вәкилләре катнашты. Советлар Союзы герое Павел Державинның улы - Константин Державин да килгән иде. Корабль аның әтисе сугыш чорында Дунай хәрби флотилиясе бронекатерлары бригадасы командиры булган Павел Державин исеме белән аталган. Дунай флотилиясе составында ул вакытта Яшел Үзәндә чыгарылган катерлар, шул исәптән легендар "Калюжный" да да булган.

22160 проектындагы бу корабль Санкт-Петербургтагы проект-конструкторлык бюоросында проектланган. Ул территориаль сулыкларны, икътисадый зоналарны, хәрби-диңгез базаларын саклау өчен уйланылган. Яшел Үзәндә бу сериядә ясалучы корабльләрнең бу өченчесе булып тора.

Илсөя Завилейская фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев