Яшел Үзән

Яшел Үзәндә чәчү тәмам (+фотолар)

Узган атна ахырында урнашкан җылы һава кырларда тулы көчкә эшләргә мөмкинлек бирде. 9 май көнне без дә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең өлкән белгече Наил Хәйретдинов белән аръяк хуҗалыклары басуларында булдык. Бөтен ил Җиңү көнен бәйрәм иткәндә басуда йөрүебезгә аптырамассыз дип уйлыйбыз. Авыл хезмәтчәннәре язның һәр көнен файдалы эш...

Узган атна ахырында урнашкан җылы һава кырларда тулы көчкә эшләргә мөмкинлек бирде.

9 май көнне без дә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең өлкән белгече Наил Хәйретдинов белән аръяк хуҗалыклары басуларында булдык.

Бөтен ил Җиңү көнен бәйрәм иткәндә басуда йөрүебезгә аптырамассыз дип уйлыйбыз. Авыл хезмәтчәннәре язның һәр көнен файдалы эш белән уздырырга тырыша. Ходай Тәгалә быел игенчегә май аеның нәкъ менә шушы көннәрен бүләк итте кебек. Чыннан да, бәйрәм булуына карамастан, һәр хуҗалык басуында без чәчкеч комплексларын туры китердек. Турысын әйтик, механизатор егетләр, безнең белән сөйләшкәндә, сүзләрен кыска тоттылар - чәчүне бетерергә ашыга иде алар.

Беренче булып, Олы Ходяш авылы янындагы кырда «Авангард» акционерлык җәмгыятенең чәчкеч комплексын күрдек. Чәчкеч басу читенә җитеп борылганда, без аны туктатып, механизатор белән танышып сөйләшеп алдык. Киңлеге 12 метр булган «JOHN DEERE» чәчкеч агрегатын йөртүче егет Инсаф Вәлиуллин булып чыкты. Олы Шыр­данда туып үскән Инсаф әлеге җәмгыятьтә унике ел эшли икән инде. Оста егеткә чит илдән кайтартылган шушы катлаулы техниканы ышанып тапшырганнар. Җиргә төшкәч, ул, чәчкечен әйләнеп, карап чыкты. Күренеп тора: ашыга иде механизатор.

- Арпа чәчәм, соңгы басуга чыктым бүген. Тизрәк чәчеп бетерәсе иде, -диде ул һәм, саубуллашып, тракторын кабызды.

Косяково авылы янындагы басуда «Красный Восток»-Агро» җәмгыятенең чәчкеч агрегатын туры китердек. Бусын Рөстәм Уразов исемле егет иярләгән иде. «AXION» дип аталган чит ил техникасының бункерларына кукуруз орлыгы төягән чагы иде аның. Бүген тагын илле гектар җирдә чәчәсе калган. Рөстәм үзе Татар Танаеныкы икән. Чәчү вакытында эшләре ике сменада оештырылган, шуңа күрә өйдәге мәшәкатьләргә дә вакыт кала, дип сөйләде ул.

«Күгәй» кооператив хуҗалыгында безне агроном Шәүкәт Гыйләҗев каршы алды. Хуҗалык игенчеләре арпа чәчү белән мәшгуль иде.

- Бүгенге көнгә 250 гектарын чәчтек инде, тагын 150 гектар калды, - дип таныштырды ул кыр эшләре белән.

Без килгәндә кырчылар шофер Таһир Хәйретдинов машинада алып килгән орлыкны чәчкечкә бушаталар иде. Машина да, Рафил Мифтахетдинов йөрткән трактор да, чәчкече дә совет чорыныкы иде. Күптәнге техниканы эшләрлек дәрәҗәгә җиткереп төзәтә алган оста куллы механизаторларны мактамый мөмкин түгел. Быелгы чәчүне менә шуның белән ерып чыгалар бит әле. Һәм әйтәсе килә: күгәйлеләр, шаяртып-көлеп, күңелле алып баралар иде эшләрен. Күрәсең, язгы чәчүнең тәмамланып килүенә сөенгәннәрдер.

Ильяс САЛИХҖАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: