Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яшел Үзәндә бишенче янгын корбаны

Ел башланды гына, ә янгыннарда һәлак булучылар саны артканнан арта бара. Бу көнгә биш кешенең гомере өзелде инде. Чираттагысы Зур Өтәк авылында булды.

Иртә белән Зеленая урамында яшәүчеләр бер йорттан чыккан төтенне күрә. "01"гә шалтыраталар. Норлат постыннан янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә ут йортны чолгап алган була. Өйгә керерлек тә булмый. Күрше йортка да куркыныч яный. Шулай да янгын сүндерүчеләр ул йортны саклап кала ала. Утны сүндергәч кенә янгын хәрәбәләре арасыннан йорт хуҗабикәсе - өлкән яшьтәге хатынның гәүдәсе табыла.

Күршеләре сүзләренә караганда, бу әби ялгыз яшәгән. Аның балалары да, ире дә булмаган. Ярдәмне аңа медицина хезмәткәре күрсәтеп торган. Әбигә ашамлыклар алып кайткан, эшләрен башкарган. Медицина хезмәткәре сөйләвенчә, әби өендә тәртипле яшәгән, электр һәм газ җиһазларын гел сүндереп тора торган булган. Әмма өлкән яшьтә булганга күрә колагы начар ишеткән Шулай йоклаган килеш үлеп тә киткән. Янгынның төзек булмаган электр үткәргеченнән чыккан булуы ихтимал.

Ел башыннан бу янгыннарда бишенче үлүче инде. Күптән түгел Октябрьскийда янгынны үзе сүндермәкче булып өлкән яшьтәге ир һәлак булса, биш көннән соң Яшел Үзәндә 75 яшьлек ир үлде һәм менә тагын ялгыз 85 яшьлек карчык - янгын корбаны.

-15 янгын һәм 5 корбан...Мондый хәл бик зур борчу уята, - дип аңлата Яшел Үзән янгын-коткару гарнизоны җитәкчесе Зөфәр Хәлиуллин.-Янгыннар һәм корбаннар арту сәбәпле яшәүчеләргә иминлек кагыйдәләрен үтәргә кирәк. Хәзер профилактика максатыннан чыгып, "Торак" операциясе алып барыла. Йортларда яшәүчеләр белән әңгәмәләр уздыралар. Әмма иминлек торышы беренче чиратта үзебезгә бәйле. Электр үткәргечләрен тикшереп торыгыз, янып торган мичне, электр приборларын караучысыз калдырмаска кирәк. Шулай ук ялгыз күршеләрегез һәм туганнарыгыз турында да онытырга ярамый. Иминлегебез үзебезнең кулда!

Резидә Йосыпова,

Яшел Үзән янгын-коткару гарнизонының матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев