Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яшел Үзәндә бердәм россиялеләрнең праймеризы үтте

Татарстанда "Бердәм Россия" партиясенең республика бүлеге праймеризы үзенең экваторына җитте: бүген ул Яшел Үзәндә үткәрелде. Сайлаучылар алдында агымдагы елның сентябрендә булачак Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка 19 кандидат чыгыш ясады. Берничәсеннән кала, барлык кандидатлар да башка төбәкләрдән иде. Кандидатлар арасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Александр Гусев, ТР Президенты...

Татарстанда "Бердәм Россия" партиясенең республика бүлеге праймеризы үзенең экваторына җитте: бүген ул Яшел Үзәндә үткәрелде.

Сайлаучылар алдында агымдагы елның сентябрендә булачак Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка 19 кандидат чыгыш ясады. Берничәсеннән кала, барлык кандидатлар да башка төбәкләрдән иде. Кандидатлар арасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Александр Гусев, ТР Президенты киңәшчесе Татьяна Ларионова, партиянең Яшел Үзән бүлеге җитәкчесе Александр Тыгин ,"Ак барс холдинг" компаниясенең генераль директоры Иван Егоров, Дәүләт Советы депутаты Илшат Ганиев бар иде.

Яшел Үзән праймеризынының модераторы Премьер-министры урынбасары, бердәм россиялеләрнең сайлау алды штабы җитәкчесе Юрий Камалтынов кандидатларга үз программасын тәкъдим итү өчен - 5, ә сорауларга җавап бирү өчен 2 минут вакыт бирелүе турында белдерде. Шуңа күрә алар сайлау алды программасын кыскача гына, тезис формасында гына җиткерә алды.

Яшел үзәнле кандидатлар арасыннан башта ТР Дәүләт Советы депутаты Илшат Ганиев (чыгыш ясаучыларга сүз алфавит тәртибендә бирелде) чыгыш ясады. Илшат Ганиевнең Яшел Үзән төбәгенә килеп эшли башлавына быел нәкъ 40 ел тулган. Гомерен авыл хуҗалыгын үстерүгә багышлаган бу шәхесне Яшел Үзән төбәгендә генә түгел, илебездә дә яхшы беләләр. Авыл хуҗалыгында эшләү бервакытта да җиңел булмады. Кандидат фикеренчә, аграр сәясәт дөрес алып барылганда гына ВТОга каршы торырлык сәләткә ия булган продукция җитештерә алу көн кебек ачык. Илшат Газыймович фикеренчә, депутат ул үзенең төп эшендә лидер булырга тиеш. Бүгенге праймеризның төп шигаре дә шулай аталган: "Эшнең нәтиҗәсе - кешедә".

"Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге җитәкчесе Александр Тыгин, Яшел Үзән төбәгенең хуҗасы буларак, сүзен рәхмәттән башлады. Бердәм россиялеләрнең сайлауда бердәм җиңеп чыгуында шиге юклыгын белдерде.

Кандидатлар чыгыш ясаганнан соң, сайлаучылар партия эчендә яшерен тавыш бирделәр. Юрий Камалтынов сүзләренә караганда, нәтиҗәсе бүген кич партиянең региональ бүлек сайтында дөнья күрәчәк.

Бу тугызынчы праймериз. Калганнары 28 апрельгә кадәр республиканың төрле төбәкләрендә үтәчәк. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча сайлауда катнашучыларның рейтингы билгеләнәчәк. Партия эчендә алдан тавыш бирү нәтиҗәсе Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлыгына кандидатларны тәкъдим иткәндә исәпкә алыначак.

Бүген Яшел Үзән төбәге бик кызыклы безгә миңа калса, иң кызыклы чыгышлар аларныкы булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев