Яшел Үзән

Яшел Үзәндә Белем көне 1 сентябрьдә була

Быел 1 сентябрь эш көне булмауга карамастан, Татарстан мәктәпләрендә Белем көненә багышланган тантаналы линейкалар узачак. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте җитәкчесе Алсу Мөхәммәтова белдергәнчә, быел Татарстан Республикасында 39 958 бала беренче сыйныфка бара, шул исәптән Казанда - 11222. Узган ел республикада 36148 беренче сыйныф укучысы булган, аларның 11101...

Быел 1 сентябрь эш көне булмауга карамастан, Татарстан мәктәпләрендә Белем көненә багышланган тантаналы линейкалар узачак.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте җитәкчесе Алсу Мөхәммәтова белдергәнчә, быел Татарстан Республикасында 39 958 бала беренче сыйныфка бара, шул исәптән Казанда - 11222. Узган ел республикада 36148 беренче сыйныф укучысы булган, аларның 11101 - Татарстан башкаласында.

Яшел Үзәндә исә 1429 бала беренче тапкыр мәктәп ишекләрен ачып керәчәк.

Шулай ук республикада 1 сентябрьдә 7 яңа мәктәп һәм 16 балалар бакчасы ачыла, аларның 8 е - авыл җирлегендә.

ӘЛФИЯ ЗЫЯКАЕВА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: