Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яшел Үзәндә «Авангард» стадионы төзекләндереләчәк

Шәһәр төзелешенә багышланган киңәшмәдә «Авангард» стадионы янындагы мәйданны төзекләндерү турындагы мәсьәләне тикшерделәр. Яшел Үзәнгә шәһәр бәйрәмнәрен уздыру өчен мәйдан кирәк. Яңа ел бәйрәменә мәсәлән, ун меңнән артык кеше җыела. Ә бер елны Сабан туена 30 мең кунак килгән иде. Киңәшмәдә катнашучылар шәһәр бәйрәмнәрен уздыру өчен иң кулай урын «Авангард» стадионы...

Шәһәр төзелешенә багышланган киңәшмәдә «Авангард» стадионы янындагы мәйданны төзекләндерү турындагы мәсьәләне тикшерделәр.
Яшел Үзәнгә шәһәр бәйрәмнәрен уздыру өчен мәйдан кирәк. Яңа ел бәйрәменә мәсәлән, ун меңнән артык кеше җыела. Ә бер елны Сабан туена 30 мең кунак килгән иде. Киңәшмәдә катнашучылар шәһәр бәйрәмнәрен уздыру өчен иң кулай урын «Авангард» стадионы янындагы мәйдан дип саный. Шәһәр архитекторы Юрий Герасимов берничә эскиз проектын да төзеп килгән. Әгәр Юность урамындагы койманы сүтеп атсаң, биредә менә дигән зур мәйдан барлыкка киләчәк.
Мондый зур масштаблы реконструкция эшен башкарып чыгу өчен максатчан федераль программага керү зарур. Әмма моның өчен берничә миллион сумлык проект кирәк булачак. Киңәшмәдә «Ак Барс» холдинг компаниясенең акча бүлеп бирергә әзерлеге дә ачыкланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев