Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яшел Үзәндә “А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы” ААҖнең 120 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган чара узды (фоторепортаж)

Бүген Россия судно төзү тармагының әйдәп баручы предприятиеләренең берсе - "Яшел Үзәннең А.М.Горький исемендәге заводы" ААҖ нең 120 еллыгына багышланган тантаналы чара узды. Чарада Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, РФ Оборона министрлыгы, Россия Хәрби диңгез флоты командованиесе, ТР Дәүләт Советы, Яшел Үзән муниципаль районы җитәкчелеге һәм "Ак Барс" холдинг компаниясе вәкилләре,...

Предприятие коллективын юбилей белән котлап, Илдар Халиков: "Сезнең, безнең һәм илебезнең горурланырлык нәрсәсе бар. 120 ел - теләсә кайсы завод өчен истәлекле һәм хөрмәткә лаеклы дата. Ул производство һәм коллективның тотрыклы һәм нык булуын дәлилли, предприятиенең киләчәк язмышына ышаныч уята һәм уңышлы эшләвен, үсешен дәвам итә", - дип билгеләп үтте.

ТР Хөкүмәте башлыгы чарага җыелучыларга заводның данлы тарихын, заводчыларның Бөек Ватан сугышы җиңүенә өлеш кертүләрен искәртте, сугыш елларыннан соң һәм хәзерге этапта предприятиенең уңышларын билгеләп үтте.

"Бүген завод, аның зур коллективы Татарстан Республикасының, илнең судно төзү тармагы горурлыгы булып тора. Предприятие Россиянең бөек диңгез державасы булуга зур өлеш кертте. Соңгы елларда завод үсеш ала, серияле заказлар үзләштерү темплары үсә. Яшел Үзән заводы төзегән уникаль корабльләр, илнең икътисади үсешенә җитди өлеш кертүдән тыш, Россиянең оборонасын да ныгыта, - диде Илдар Халиков. Ул РФ җитәкчелегенә, Россия Хәрби диңгез флотына предприятиегә күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.
- Завод киләчәккә ышаныч белән карый һәм ирешелгәнендә туктап калырга җыенмый, кыю яңа инновацион технологияләр кертә, яңа җиһазлар сатып ала, гражданнар һәм хәрби судноларның яңа төрләрен үзләштерә", - дип ассызыклады ТР Хөкүмәте башлыгы. Соңгы 5 елда заводта җитештерү күләме 3,7 тапкыр артты. Быел предприятиенең табышы 18 млрд сумнан артыр дип көтелә.

Илдар Халиков завод җитәкчелеге социаль программаларын гамәлгә куюга зур игътибар бирүен билгеләп үтте. Соңгы 5 елда бу максатларга 450 млн сумнан артык акча юнәлдерелгән. Производствога квалификацияле кадрларны җәлеп итү өчен күп эш башкарыла, дип ассызыклады Халиков.

ТР Премьер-министры Горький исемендәге завод хезмәткәрләренә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Иң яхшы хезмәткәрләр Мактау грамоталары, ТР Дәүләт Советы, РФ Оборона министрлыгы, Хәрби диңгез флоты, "Ак Барс" холдинг компаниясе Рәхмәт хатлары һәм медальләре белән бүләкләнде.

"Татар-информ» мәгълүмат агентлыгыннан алынды.

Илсөя Завилейская фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев