Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яшел Үзәндә 8 коткаручы ант бирде

Россия МЧСы хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләде. Бу көнне янгынга каршы федераль хезмәтнең 8нче отрядында яшь хезмәткәрләр тантаналы төстә ант бирде.

Тантана традицион рәвештә Горький исемендәге заводның янгын-коткару 52нче часте территориясендә узды. Башта Россия һәм Татарстан гимннары астында өч флаг күтәрелде.

Җыелучыларның барысын да 8нче отряд җитәкчесе Зөфәр Хәлиуллин котлады.

Ул яшь хезмәткәрләргә ант кабул итүнең яңа хезмәткә килүчеләр өчен ничек мөһим булуын, МЧС хезмәткәре буларак аңа нинди җаваплылык салынуы турында сөйләде.

Бу көнне барлыгы 8 хезмәткәр Ватанына, халкына һәм Россия МЧСына тугрылыгын белдерде.

Резеда Юсупова, Яшел Үзән янгын сүндерү гарнизоны хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев