Реклама
Фестиваль турында 5 сорау.
"МирСМИмай" Travel - фестивале 2014 елдан бирле һәр елның май аенда "Зеленый дол" телекомпаниясе һәм "Зеленодольская правда", "Наш Зеленый Дол", "Яшел Үзән" газеталары тарафыннан уздырыла.
Исеме "Мир. Труд. Май" әйтеменнән туды. СМИ маевкасын редакцияләрнең журналистлары ("Пичәт көне" профессионал бәйрәмнәрен майда билгеләп үтүчеләр) зур шәһәр фестиваленә әйләндерде.
Инглиз теленнән - "сәяхәт итү, ил гизү"не аңлата. Уникаль җирле брендлар турында массакүләм мәгълүмат чаралары (ММЧ) аша сөйләү - фестивальнең максаты булып тора.
Безнең уңайлы, гүзәл яшел шәһәребез искиткеч урманнар белән уратылып, Идел елгасы ярына утыра. Travel - фестивален без биредә яшәүчеләр өчен дә, килгән кунаклар өчен дә бик җайлы урында - "Маяк" спорт комплексында уздырабыз. Ул шәһәр үзәгеннән ун минутлык ераклыкта наратлыкта урнашкан. Биредә кунак йорты, тренажер залы, күпчакрымлы асфальт җәелгән чаңгыроллер трассасы бар. Җәй көне ул йөрү һәм җитди ярышлар өчен кулланыла.
"Маяк" комплексы "МирСМИмай" фестиваленә барлык телүчеләрне җыярга мөмкинлек бирә (5 меңгә якын кеше сыя). Төрле зоналар һәр кешенең зәвыгын канәгатьләндерәчәк (гаилә белән ял, спортсменнар өчен ярышлар, концерт мәйданчыгы).
Без үзебезнең даими укучыларыбызны гына түгел, барлык яшел үзәнлеләрне һәм кунакларны да чакырабыз.
Мәйданның барлык уен нокталары ике бәйләүче өлештән гыйбарәт: ММЧ һәм туризм.
Һәрбер нокта өчен, ел буе махсус теманы актив яктырткан журналист җавап тота.
Зур сәхнәдә "Безнекеләрне бел!" гала - концерты: Яшел Үзәннең җыр һәм бию коллективлары чыгыш ясыячак. Фестивальдән репортажлар барачак. Фото һәм видео материаллар онлайн - трансляция режимында "Новости Зеленодольска" сайтына куелып барачак.
Бүләкләр күп булачак. Ә безнең гәзитләргә язылган кемдер яңа велосипедлы булачак!!!
БАРЫГЫЗНЫ ДА 27 МАЙ КӨННЕ 17:00 СӘГАТЬТӘ "МАЯК"ТА КӨТӘБЕЗ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа