Яшел Үзән

Яшел Үзән талантлары - республикада

Узган атнада Яшел Үзәннең сәләтле балалары 4 көн буе барган "Созвездие-Йолдызлык" фестиваленең суперфиналында көч сынашты.

15 апрельдә "Уникс"ның концертлар залында узган гала-концертта безнекеләр дә катнашты. "Антошки-Land" халык вокаль ансамбле 2 урын яулады, Тимофей Чихирин нәфис сүз номинациясендә - 3 урын, Милана Гайнетдинова вокал-соло номинациясендә - 2 урын, Илдус Хасанов вокал-соло номинациясендә 3 урын алды. Шул ук номинациядә Камилә Залиева - 3 урын, ә Дарина Гыйззәтуллина махсус бүләккә лаек булды. "Орфей" халык хореография студиясе һәм "Avis" халык вокаль студиясенең "Мелодия" триосы 23 апрельдә "Пирамида"да узачак гала-концертта чыгыш ясаячак. Уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: