Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Яшел Үзән” – тагын җиңүче

"Яшел Үзән" үзенең 20 еллык юбилеен матур җиңүләр белән каршы ала. Кызыклы язмаларыбыз белән укучыларның рухи ихтыяҗын канәгатьләндерергә тырышып йөргән көннәребез.

Бу юлы Татарстан Республикасының судьялар Советы игълан иткән VII республика конкурсында катнаштык. Конкурска 20 газета, 9 телекомпания 4 радиостанция , 2 мәгълүмат агентлыгы катнашты. Бәйгегә килгән 224 материал арасыннан тәҗрибәле жюри "Яшел Үзән" газетасының баш мөхәррире Илсөя Завилейская язмасын татарча язылган язмалар арасыннан иң яхшы язылган дип тапты.

Гадәттә без хезмәт кешесе турында язганда эш урынында уңышларын, уңышка китергән алшартларын яктыртырга тырышабыз. Ә Илсөя Мансур кызы катлаулы, кырыс һөнәр иясе - судьяның хезмәттән тыш дөньясын чагылдырырга тырышкан. Ягъни судья да безнең кебек үк кеше. Аның да шәхси вакыты, ниндидер мавыгулары, үз дөньясы бар. Әмма ул мавыгуы белән дә халкыбызга ниндидер файда китерә, яшь буынга үрнәк булып яши.

Хәзер яшьләр җырлап та баеп була принцибы белән яши: тавышы бармы, юкмы - сәхнәгә омтыла. Ягъни эшләми генә тормышта җиңел юл эзли. Без җырлау хезмәт түгел, дип әйтергә теләмибез. Әмма сәхнәбезне сандугачлар түгел, чыпчыклар басканда. Бу урынлыдыр, мөгаен.

Яшел Үзәннең мировой судьясы Раян Зәйнетдинов кебек Ватаныбызга бөтен барлыгы белән хезмәт итүчеләр шәхесләр турында без язарга һәрвакыт әзер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев