Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яшел Үзән табибларына - фатир

Бүген Яшел Үзәнгә ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин килде.

Ул бүген, ике ел барган төзекләндерүдән соң ачылган 1 поликлиниканы карады. Яңарган бинага үз бәясен бирде. Шулай ук ике бәхетле гаиләгә фатир ордерлары тапшырды. Табиб-невролог Мария Лебединцева Төзүчеләр урамында урнашкан 80 кв. метр мәйданны биләүче өр-яңа фатирга кергәч, сүзсез калды. Бу фатир аларга бушлай бирелә, бары бер шарт: биш ел үз урынында эшләргә тиеш. Яңа туган балалар бүлегендә табиб-неонатолог булып эшләүче Лилия Сәгъдиева исә Ленин урамындагы 40 йорт фатирында яшәячәк.

Соңыннан исә министр һәм район башлыгы табиблар белән очрашты. Тулырак язма газетабызның җомга санында.

Илсөя Завилейская фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев