Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яшел Үзән районының Зөя утравында җигүле этләр ярышы

Бу көннәрдә Идел буе территориясендә "Волга Квест-2014" Халыкара җигүле этләр ярышы бара. 640 км га сузылган ярыш трассасы Тольятти, Ульяновск, Казан кебек эре шәһәрләр аша уза. Проект Идел буе федераль округы туризм өлкәсендәге хезмәттәшлеккә ярашлы тормышка ашырыла. Җигүле спорт - дөньяда иң тиз үсеш алган спорт төре. Моны ярышта АКШ,...

Бу көннәрдә Идел буе территориясендә "Волга Квест-2014" Халыкара җигүле этләр ярышы бара. 640 км га сузылган ярыш трассасы Тольятти, Ульяновск, Казан кебек эре шәһәрләр аша уза. Проект Идел буе федераль округы туризм өлкәсендәге хезмәттәшлеккә ярашлы тормышка ашырыла.

Җигүле спорт - дөньяда иң тиз үсеш алган спорт төре. Моны ярышта АКШ, Норвегия һәм Германиядән катнашучылар булуы да раслый.

Безнең Татарстаныбызга ярышучылар иртәгә, 30 гыйнварда килеп җитә. Ярышта катнашучылар башта Болгарда (2 сәгать), аннары Кама Тамагы районының Затон бистәсендә (8 сәгать), аннары Зөя кала-утравында (24 сәгать) булачак. Татарстанда ярышлар Зөя утравында башлана. Тантаналы финиш исә Казанда 1 февральдә булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев