Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яшел Үзән районында мунчада бер ир-егет янып үлгән

Васильево бакчачылык ширкәтендә мунчада янгын чыга. Янгын сүндерүчеләр янгынны сүндергәндә мунча чоланында ир кеше мәетен табып ала. Күршеләр сүзенә караганда, бу ир кеше бер көн элек хатыны белән дачага туганнары янына килә. Бу көнне алар спиртлы эчемлекләр кулланган. Кунаклар кайткач, дача хуҗабикәсенең бергә тора торган ире ( сожитель) мунча чоланында...

Васильево бакчачылык ширкәтендә мунчада янгын чыга. Янгын сүндерүчеләр янгынны сүндергәндә мунча чоланында ир кеше мәетен табып ала.

Күршеләр сүзенә караганда, бу ир кеше бер көн элек хатыны белән дачага туганнары янына килә. Бу көнне алар спиртлы эчемлекләр кулланган. Кунаклар кайткач, дача хуҗабикәсенең бергә тора торган ире ( сожитель) мунча чоланында йокларга кала. Кунакларны борчыйсы килмәгән, ахрысы, чөнки төнлә бик еш тәмәке тартырга тора торган була. Төн уртасында кунаклар шарт та шорт килгән тавышка уянып китә. Бу вакытта инде мунча дөрләп яна торган була.

Янгын нәтиҗәсендә мунча тулысы белән янып бетә. Ир кеше гомере дә өзелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев