Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яшел Үзән районында беренче тапкыр мәктәпкә баручыларга

Ышанычлы булсын адымнар!

Беренче тапкыр бала

Укырга дип бара.

Әти-әни, әби-бабай

Уңышлар теләп кала.

Мәктәптә булганы булды,

Ә бүген бүтән сәбәп.

Чәчәк бәйләмнәре кулда,

Укырга керә - гаҗәп.

Абыйсына, апасына

Көнләшә иде һәрчак.

Кайчан барам мәктәпкә дип

Сораулар куйды байтак.

Менә үзенә дә вакыт

Сиздерми килеп җитте.

Балачакның һәр мизгеле

Узып та инде китте.

Горур атлап кер син, балам,

Мәктәпнең бусагасын.

Мондый шатлыклы минутлар

Мәңге исеңдә калсын.

Алда торган сынауларны

Уз әле бөгелмичә.

Адымнарың ныклы булсын,

Яхшы билгеләр белән

Көндәлек тулып торсын.

Сорау бирергә курыкма,

Аларсыз дәрес узмый.

Уйламаган башта гына

Сорауга урын булмый.

Сорауларга җавап табып,

Алардан соң көчле калып,

Бар син алга, канат кагып,

Гаделлектән үрнәк алып.

Һәр сыйныфта көч өстәлсен,

Борчылулар сине көтмәсен.

Зур таләпләр куй үзеңә,

Яңалыкка көч бетмәсен.

Үсәр юлың тыныч булсын,

Юнәлешең дөрес булсын,

Тормыш бакчасында җимеш

Һәрвакыт уңып торсын.

Роберт Тимершин, укытучы пенсионер.

Норлат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев