Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яшел Үзән районы башлыгы котлый

Район һәм шәһәр мөселманнарын чын йөрәктән Корбан бәйрәме белән котлыйм!

Бу бәйрәм төрле милләт һәм конфессияләргә аңлаеш­лы булган киң күңеллелек, мәхәббәт һәм шәфкатьлелек идеяләрен аңлата. Безнең шәһәр һәм районда яшәүчеләр мөселман традицияләренә хөрмәт белән карый һәм бәйрәм шатлыгы белән уртаклаша, әйбәт үзгәреш­ләргә, уңышка ирешүгә һәм бәхеткә ышана.
Халыклар арасындагы дуслык һәм үзара хөрмәт безнең шәһәрдә, районда һәм республикада җылы мөнәсәбәтләр атмосферасын, тынычлык саклап калырга булышыр.
Сезгә, туганнарыгызга һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, бәхет, уңышлар һәм теләкләрегезнең тормышка ашуын телим.
Алексанр Тыгин,
Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев