Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яшел Үзән район имамнары район башлыгы Александр Тыгин белән очрашты (фото)

Кичә, 26 ноябрьдә, Яшел Үзән районы мәхәлләләре имамнары район башлыгы Александр Тыгин белән очрашты. Очрашу "Түгәрәк өстәл" формасында барды.

Әлеге чарада район мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин мөхтәсибәт эшчәнлегенә һәм мөселман оешмаларының яшьләр тәрбияләүдәге роленә тукталды. "Тынычлык" мәчете имамы Габделхәким хәзрәт Сәфәрханов яшьләр тәрбиясе, аларны ничек итеп гомуми чараларга җәлеп итү турында сәйләсә, Җәмигъ мәчете имамы Илдар хәзрәт Гатауллин 2016 елга мөселманнар оешмасының эш планы белән таныштырды. Әлеге планга унбишләп пункт кертелеп, ул район башлыгына да ошады. Эш планында күбрәк яшьләр белән эшләүгә, аларга Ислам нигезләрен дөрес юнәлештә өйрәтүгә, районыбызда тынычлык, иминлек булдыруга юнәлтелгән.

Очрашуда бөтен илләрне дер калтыратып торган терроризм турында һәм аңа каршы көрәшү турында да әйтелде. Монда Ислам дине вәкилләренең тәрбияви чаралары алыштыргысыз булып торачак.

Район башлыгы зур дини бәйрәмнәрне уздыруны традициягә кертүне хуплап, иминлекне ныгытырга кирәклеген һәм мондый очрашуларны даими уздырып торуның зарурилыгын билгеләде.

Илсөя Завилейская фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев