Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яшел Үзән прокуратурасында “кайнар линия” эшли

Наркотик һәм психотроп матдәләрнең законсыз әйләнешенә бәйле җинаятьләр җәмәгатьчелеккә зур куркыныч тудыра. Республикабызда һәм шулай ук Яшел Үзәндә халык, бигрәк тә яшьләр арасында наркотиклар таралышы югары дәрәҗәдә. Өстәвенә, синтетик һәм психотроп матдәләрнең законсыз әйләнеше дә арта. Наркотиклар кулланышына һәм сатып алуга халыкның бөтен төркеме - хатын-кызлар, яшүсмерләр, эшсезләр җәлеп ителә....

Наркотик һәм психотроп матдәләрнең законсыз әйләнешенә бәйле җинаятьләр җәмәгатьчелеккә зур куркыныч тудыра. Республикабызда һәм шулай ук Яшел Үзәндә халык, бигрәк тә яшьләр арасында наркотиклар таралышы югары дәрәҗәдә. Өстәвенә, синтетик һәм психотроп матдәләрнең законсыз әйләнеше дә арта. Наркотиклар кулланышына һәм сатып алуга халыкның бөтен төркеме - хатын-кызлар, яшүсмерләр, эшсезләр җәлеп ителә.

-Наркотик һәм психотроп матдәләрне һәм аларның аналогларын куллану өчен притоннар оештырган һәм тоткан өчен РФ Җинаятьләр Кодексында җаваплылык каралган, - дип аңлата Яшел Үзән прокурорының өлкән ярдәмчесе Ф.Фәхретдинов. -Закон буенча торак йорт кына түгел, ә наркотик матдәләр кабул итү өчен яраклаштырылган сарай, подвал, гараж, беседка кебек урыннар да притон булып исәпләнергә мөмкин. Яшел Үзән территориясендә, наркопритоннарны ачыклау максатыннан, гражданнардан хәбәрләр кабул итү өчен прокуратурада "Кайнар линия" дә оештырылды. Тел. 5-98-27.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X