Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яшел Үзән прокуратурасы ярдәмендә җир кире кайтарган

Яшел Үзән прокуратурасы җир турындагы законнарның үтәлешен даими тикшереп тора. Шундый тикшерү барышында бер авыл җирлегендә закон бозу очрагы ачыкланган. Прокурор ярдәмчесе Ленар Хәйруллин сүзләренә караганда, шушы авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары рәсми документларга ялган мәгълүмат керткән. 1500 квадрат метрдагы җир участогының хуҗасыз икәнлеген белгән килеш ул Казанда яшәүче...

Яшел Үзән прокуратурасы җир турындагы законнарның үтәлешен даими тикшереп тора. Шундый тикшерү барышында бер авыл җирлегендә закон бозу очрагы ачыкланган.

Прокурор ярдәмчесе Ленар Хәйруллин сүзләренә караганда, шушы авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары рәсми документларга ялган мәгълүмат керткән. 1500 квадрат метрдагы җир участогының хуҗасыз икәнлеген белгән килеш ул Казанда яшәүче хатын-кызга җир участогының аныкы булуын нигезләгән выписка биргән. Имеш, 1997 елдан алып 2001 елга кадәрге чорда бу җир участогы аның мөлкәте булып язылган булган. Аннан соң җирне җиңел юл белән үзләштергән бу хатын алу-сату килешүе нигезендә әлеге участокны икенче кешегә саткан. Закон буенча, ул җир участогының бәхәсле булуын белә торып, сатарга тиеш булмаган.

-Шуларга нигезләнеп, Яшел Үзән шәһәр прокуроры район башкарма комитеты мәнфәгатьләреннән чыгып, җир участогын законсыз хуҗасыннан кире кайтаруны таләп итеп, судка мөрәҗәгать итте, - ди Л.Хәйруллин. -Нәтиҗәдә әлеге иск таләбе канәгатьләндерелде һәм бәхәсле җир участогы муниципалитет карамагына кире кайтарылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев