Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яшел Үзән полицейскийлары тартып алган уен җиһазлары дәүләт милкенә әйләнде

Татарстан полицейскийлары республика территориясендә даими рәвештә комарлы уеннарга кагылышлы эшчәнлектә закон үтәлешен тикшерү буенча рейдлар уздырып тора. Уен урыннары билгеле булу белән полиция хезмәткәрләре салондагы уен автоматлары, система блокларын, плата һәм мониторларны тартып ала. Кайбер очракларда комарлы уен салонының хуҗасын да табып һәм аны җавапка тартып булмый. Кагыйдә буларак, тартып...

Татарстан полицейскийлары республика территориясендә даими рәвештә комарлы уеннарга кагылышлы эшчәнлектә закон үтәлешен тикшерү буенча рейдлар уздырып тора.

Уен урыннары билгеле булу белән полиция хезмәткәрләре салондагы уен автоматлары, система блокларын, плата һәм мониторларны тартып ала. Кайбер очракларда комарлы уен салонының хуҗасын да табып һәм аны җавапка тартып булмый.

Кагыйдә буларак, тартып алынган корылма хуҗалары, уен җиһазларын кире кайтару максатыннан, полициягә мөрәҗәгать итми. Бу исә милекнең хуҗасыз икәнлеген билгеләү һәм дәүләт милке итеп калдыру өчен җитәрлек нигез.

2013 елда Яшел Үзәндә 125 уен җиһазы хуҗасыз итеп танылды һәм дәүләт милкенә күчерелде, дип хәбәр итә ТР эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев