Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яшел Үзән мәгариф идарәсе хәбәр итте

Татарстанда 40 градуслы салкыннар көтелә, диләр белгечләр. Шул сәбәпле, ТР Фән һәм мәгариф министрлыгы көннәр шулай салкын торса, мәктәпләрдә укулар булмаска мөмкин, дип белдерә. 23 градус салкын булган очракта авыл мәктәпләрендә 1-4 сыйныфларда балалар укырга бармый, ә шәһәр мәктәпләрендә 25 градус салкын булса , түбән сыйныф укучыларына "бәхет елмая". 5-9...

Татарстанда 40 градуслы салкыннар көтелә, диләр белгечләр. Шул сәбәпле, ТР Фән һәм мәгариф министрлыгы көннәр шулай салкын торса, мәктәпләрдә укулар булмаска мөмкин, дип белдерә. 23 градус салкын булган очракта авыл мәктәпләрендә 1-4 сыйныфларда балалар укырга бармый, ә шәһәр мәктәпләрендә 25 градус салкын булса , түбән сыйныф укучыларына "бәхет елмая". 5-9 сыйныфларга исә мондый саннар, авыл мәктәпләре өчен - 25, ә шәһәрнекеләргә - 27 градус. Өлкән сыйныф укучылары өчен 30 һәм 32 градус салкын мәктәпкә юлны яба.

30 градуслы салкыннар өйдә көн буе компьютерда уйнап утырырга ярый дигән сүз түгел. Хәзер укытучылар замана техникасы аша дәрес бирә ала.

Шул ук вакытта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һава температурасы -25C һәм аннан да түбән булганда балаларны мәктәп автобусларында йөртүне һәм муниципаль берәмлекләрдән читкә алып чыгуны туктатып тору кирәк, дип саный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев