Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яшел Үзән “Метеор”ларына ихтыяҗ артырга мөмкин

Татарстанда елгада тиз йөрүче судноларны эшкә җигәргә уйлыйлар. Җәй көне казаннан Ульянга, Тольяттига, Чабаксарга, Самара һәм Түбән Новгородка "метеорлар"ны җибәрмәкчеләр. ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясендә министр Ленар Сафин пассажир флотына ярдәм итү буенча федераль программа эшләү тәкъдиме белән чыкты. - Россиянең судно җитештерү компанияләре, шул исәптән Яшел Үзән...

Татарстанда елгада тиз йөрүче судноларны эшкә җигәргә уйлыйлар. Җәй көне казаннан Ульянга, Тольяттига, Чабаксарга, Самара һәм Түбән Новгородка "метеорлар"ны җибәрмәкчеләр. ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясендә министр Ленар Сафин пассажир флотына ярдәм итү буенча федераль программа эшләү тәкъдиме белән чыкты.

- Россиянең судно җитештерү компанияләре, шул исәптән Яшел Үзән судно төзү заводы, яңа буын заманча суднолар җитештерүгә сәләтле, - ди министр. - Шактый кызыклы модельләр бар. Әмма бәясе югары булу сәбәпле, судночылык компанияләре аларны сатып ала алмый.

2012 елда Ямал-Ненец автоном округы хөкүмәте Яшел Үзән заводыннан А-145 проектлы тиз йөрешле ике судно сатып алган иде, алар Обь һәм Иртышта уңышлы гына файдаланыла.

Ленар Сафин фикеренчә, федераль властька һава юлы аша пассажирларны ташуны субсидияләгән кебек, бу өлкәгә дә ярдәм итәргә булыр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев