Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яшел Үзән Мәдәният елын көтеп алды

Яшел Үзән муниципаль районының 852 мәдәният хезмәткәре Мәдәният елын зур ашкыну белән көтеп алдылар - бу өлкәгә игътибар тагын да артачак бит. Яшел Үзәндә ел башыннан ук мәдәни чараларның ниндиләре генә узмый. 10 гыйнварда Яшел Үзән музыка театрында Давид Гвиниадзеның "Дөнья талантлары" фонды белән берлектә "Тенорлар һәм баслар дуэле" уникаль...

Яшел Үзән муниципаль районының 852 мәдәният хезмәткәре Мәдәният елын зур ашкыну белән көтеп алдылар - бу өлкәгә игътибар тагын да артачак бит.

Яшел Үзәндә ел башыннан ук мәдәни чараларның ниндиләре генә узмый. 10 гыйнварда Яшел Үзән музыка театрында Давид Гвиниадзеның "Дөнья талантлары" фонды белән берлектә "Тенорлар һәм баслар дуэле" уникаль чарасы узды. "Родина" мәдәният сараеның яңа гына ремонтланган залында дөнья операсы йолдызлары Иван Антонов, Йорк Анарис, Али Мөхәммәтов, Дмитрий Агеев, Игорь Басов балкыды. 21ендә ТР яшүсмерләр симфоник оркестры музыкаль шедеврларны Яшел Үзәннең музыкаль халкына җиткерде. 21 февральдә Яшел Үзәнгә ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамблен көтәләр. Гомумән, Яшел Үзәндә сәнгать әһелләре бик еш була һәм алар шәһәр һәм район тамашачысын яратып китә.

Быел Мәдәният елында "Авыл клублары" дәүләт программасы буенча Олы Яке авылында клуб төзеләчәк. Ул кирпечтән түгел, ә бәлки агачтан салынырга тиеш һәм авылның бер матур бизәге булыр дип көтелә, дип хәбәр итә район мәдәният бүлеге җитәкчесе Дмитрий Бечин. Шулай ук Зур Ключи, Раифа, Бишнә авылы мәдәният йортлары да ремонтланачак. Район җитәкчелеге "Ал җилкәннәр" балалар мәдәният сараена ремонт ясау үтенече белән ТР Президентына мөрәҗәгать итте. Уңай җавап та алынды. Хәзер шуңа ярашлы документлар җыела.

Быел Мәдәният елында Яшел Үзән муниципаль район башлыгы Александр Тыгин мәдәният хезмәткәрләре белән зурлап очрашырга планлаштыра. Иң яхшы хезмәткәрләрне бүләкләр көтә.

Рәсемдә: Осиново бистәсе мәдәният йортының "Җәүһәр" ансамбле солисткалары.

Резедә Александрова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев