Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яшел Үзән кызы Сочида Олимпиадада җырлаячак

Яшел Үзәннең 1нче лицей укучысы Устина Багрянская Олимпия уеннарының ябылышында катнашырга тиешле балалар хоры составына кертелде. Устина шәһәр музыка мәктәбендә укый. Казанда үткәрелгән җыелма хорда катнашырга теләүчеләр кастингында катнашып карарга була. Кастингта Яшел Үзәннән дүрт бала катнашса да, бәхет бары тик Устинага гына елмая. Устина маэстро Валерий Гергиев җитәкчелегендә симфоник...

Яшел Үзәннең 1нче лицей укучысы Устина Багрянская Олимпия уеннарының ябылышында катнашырга тиешле балалар хоры составына кертелде.

Устина шәһәр музыка мәктәбендә укый. Казанда үткәрелгән җыелма хорда катнашырга теләүчеләр кастингында катнашып карарга була. Кастингта Яшел Үзәннән дүрт бала катнашса да, бәхет бары тик Устинага гына елмая. Устина маэстро Валерий Гергиев җитәкчелегендә симфоник оркестр белән берлектә Мариинский театрда репетициядә катнашырга өлгерә дә инде. Тиздән Сочида Олимпия уеннарын ябу тантанасында җырлаячагы белән кыз бала бик бәхетле. Валерий Гергиев Россиянең балалар хоры илебездә һәм чит илләрдә үткәреләчәк зур мәдәни чараларда катнашырга тиеш, дип саный. Уңышлар юлдаш булсын сиңа, Устина!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев