Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яшел Үзән кызы Мәскәүне яулый

Яшел Үзән кызы Динә Гарипова, 1нче каналда бара торган "Голос" музыкаль проектында катнашып, узган җомгада көндәшләре белән бергә турыдан-туры эфирда чыгыш ясады һәм тамашачыларның иң күп SMS тавышын җыйды. 1нче канал "Голос" музыкаль проектын үткәрү турында җәй башында хәбәр салган иде һәм, анда катнашырга, җыр сәнгатендә көчен сынап карарга теләк...

Яшел Үзән кызы Динә Гарипова, 1нче каналда бара торган "Голос" музыкаль проектында катнашып, узган җомгада көндәшләре белән бергә турыдан-туры эфирда чыгыш ясады һәм тамашачыларның иң күп SMS тавышын җыйды.
1нче канал "Голос" музыкаль проектын үткәрү турында җәй башында хәбәр салган иде һәм, анда катнашырга, җыр сәнгатендә көчен сынап карарга теләк белдереп, илнең төрле төбәкләреннән меңнәрчә кеше заявка биргән. Күзгә-күз очрашып сөйләшкәч, бер мең кешедән иң-иң сәләтле дигән 150ен сайлап алганнар һәм алар өчен берничә этапта бәйге үткәрелә. Остазлар иң-иңнәр арасыннан 4 команда туплаган һәм алар һәр җомгада эфирда чыгыш ясый. Оттырганнар проекттан төшеп кала бара.
Узган җомгада һәр командадан "исән калган" 3әр кеше эфирда миллионлаган телетамашачы алдында турыдан-туры җырлады. Әйтеп үткәнебезчә, күп еллар дәвамында Яшел Үзәннең "Золотой микрофон" җыр-бию коллективында шөгыльләнгән безнең Динә өчен 65 меңнән артык тамашачы тавыш бирде һәм ул бәйгенең алдагы этабына җиңел узды. Яшел Үзәннең талантлы кызы бүген кич белән үзенең командасыннан тагын бер җырчы белән ярышачак.
Бәйге ахырында һәр командадан берәр җырчы калачак һәм алар декабрьнең соңгы җомгасында суперфиналда "Илнең иң яхшы тавышы" дигән югары исем һәм төп приз өчен көрәшәчәк. Динә Гарипова проектның Александр Градский җитәкләгән командасында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев