Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яшел Үзән көрәшчеләре тагын җиңүче

Яшел Үзән шәһәренең балалар-яшүсмерләр көрәш мәктәбендә милли татар-башкорт көрәше буенча спорт мастеры, күп тапкыр Сабан туе батыры Камил Хәмидуллин менә икенче елын инде тренер-укытучы булып эшли. Спорт сөюче буларак ул татар халкының гореф-гадәтләрен торгызып, үзенең тәҗрибәсен яшь спортчыларга бирә.

5 декабрьдә Казанның «Ак Барс» спорт комплексында яшүсмерләр арасында көрәш буенча ачык беренчелек булып, анда республикадан килгән 200гә якын көрәшче катнашты. Бу мәртәбәле ярышта Камил Хәмидуллин кул астында шөгыльләнүче яшүсмерләр яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Яшь көрәшчеләр Хәйруллин Сәет, Шәйхисламов Рөстәм, Хәйруллин Муса, Сафиуллин Сөнгать - I урын, Сафин Динар, Биктаһиров Айнур - II урын һәм Яруллин Инсаф, Бикмурзин Раил III урын алды.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев