Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яшел Үзән коммунальщиклары җаен тапкан

Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү мәсьәләсе Яшел Үзәндә бик актуаль. Җиде елдан бирле бу хезмәтләргә түләү эше яхшы барса да, бурычлар да шактый. Торак-коммуналь департаменты җитәкчесе Олег Анисимов белдергәнчә, Яшел Үзәннең 70 процент халкы хезмәтләр өчен вакытында түләп бара. 20 процент соңарып түләсә, иң нык борчыганы - 6 процент астыртын рәвештә...

Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү мәсьәләсе Яшел Үзәндә бик актуаль. Җиде елдан бирле бу хезмәтләргә түләү эше яхшы барса да, бурычлар да шактый. Торак-коммуналь департаменты җитәкчесе Олег Анисимов белдергәнчә, Яшел Үзәннең 70 процент халкы хезмәтләр өчен вакытында түләп бара. 20 процент соңарып түләсә, иң нык борчыганы - 6 процент астыртын рәвештә түләми. Алар күп түгел. Әмма бурычлары искиткеч зур - 83 млн сум. Әлеге бурычларны киметү өчен коммунальщиклар нәрсәләр генә эшләми, өйләренә барып сөйләшү, подъезд ишекләренә кемдә күпме бурыч булуын язып элү, рейдлар уздырып, аларны электрон мәгълүмат чаралары аша халыкка күрсәтү, судка бирү. Суд приставларына да өмет зурдан, әмма коммунальщиклар әлегә аларның эшеннән канәгать түгел, чөнки бурычлар кимеми. Бу юлы ЖКХ хезмәткәрләре бурычлыларның ишекләренә бу фатирның бурычлы булуы турында зур итеп язып элеп чыкты. Анда "<арысына да төкерәм, күршеләрем исәбенә яшим!" дигән сүзләр бар. Инде маңгаеңа мондый "келәймә" сугылып та түләмәсәләр...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X