Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яшел Үзән комбайнчылары һәр эшен бисмилла белән башлый (фоторепортажның 1нче өлеше)

Авыл халкы өчен җәйнең иң җаваплы чагы җитте. Респуб­ликада урып-җыю эшләренә керештеләр. Безнең районда да авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре уракка төште. Кырдагы эшнең барышы белән якыннан танышу өчен, «Күгәй» күмәк хуҗалыгына юл тоттык.

«Күгәй» күмәк хуҗалыгы комбайн­чыларын без кырда түгел, ә гараж паркында очраттык. Ял көннәрендә куәтле генә яуган яңгырлар кырга иртәдән чыгарга мөмкинлек бирмәгән чөнки. Күгәйнең тырыш егетләре монда да бер минутын бушка уздырмый, комбайнын карап, майлыйсын майлап тора. Эш арасында безнең белән шаяртып алырга да, фотога төшәргә дә вакыт таба үзләре.
- Ашлык суктырырга 28 июльдә керештек. Иң әүвәл, көзге культураларны җыябыз. Уңыш зарланыр­лык түгел, гектарыннан уртача 31 центнер чыга. Иртәнге алтыда биредә инде без, «бисмиллаһ» әйтеп башланган эшебез уң була. Арышны урып бетерәбез, алда бодай, арпа суктырасы бар, һава торышы гына әйбәт булсын инде, - дип сөйли икенче сезонын «Дон-1500» комбайнында бергә эшләүче Фәнис Заһидуллин белән Фәрит Ихсанов (рәсемдә).
Төшке ашны ашаганнан соң, комбайннар юлга кузгалды. Аларга, фотоаппарат тотып, журналистлар да иярде. Безгә кызык, көн дә комбайнга утыру бәхете тәтеми бит. Артыбыздан Фәнис Әбделхәев белән Зөлфәт Сәгыев комбайны килә. Авылдан ерак түгел кырга килеп тә җитүләре булды, тирә-юнь комбайн гөрелтесенә күмелде. Биредә бер эш икенчесенә бәйләнгән. Тоткарлыклар юк, cалам артыннан өелеп бара һәм сукалап, җирне әзерләп тә калдыралар. Кыр­да эшләүче механизаторларны Күгәй ашханәсендә пешкән кайнар ризык белән басуга алып килеп сыйлыйлар, ресторан ризыгыннан тәмлерәк тә ашыйбыз әле, ди егетләр үзләре дә. Гөлнур Әдиятуллина белән Дания Хәйруллина һәр ризыкны күңел җылысын биреп әзерли шул.
- Терлек азыгын 100 процент җитәрлек әзерләдек. 340 тонна печән, 2100 тонна сенаж салынды. Печәнне хуҗалыкларга да мулдан тараттык. 200 гектарда кукуруз җыясы калды, - дип сөйли баш агроном Шәүкәт Гыйләҗев.

Алия Гаязова

Илсөя Завилейская фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев