Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яшел Үзән “Көчле Татарстан! Бердәм Россия” республика акциясенә кушылды

Яшел Үзәндә Татарстан бердәм россиялеләре актив сайлау кампаниясенә аяк баса.

Анда РФ Дәүләт Думасы депутатлары Илдар Гыйльметдинов, Александр Сидякин, Ирек Зиннуроов керә. ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстанда "Бердәм Россия" партиясе сайлау штабы җитәкчесе Юрий Камалтынов җитәкчелегендә алар Яшел Үзәнгә автобуста килеп төште. Һава торышы яңгырлы булуга карамастан, аларны кандидатлар белән очрашырга теләүче актив кешеләр көтеп тора иде инде.

Халык белән очрашу ЯҮМР башлыгы Александр Тыгин чыгышыннан башланды. Ул, әгәр Дәүләт Думасында Татарстаннан лаеклы депутатлар командасы эшләсә, республика казанышлары тагын да артачагына ышаныч белдерде. Кандидатларны "А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы" ААҖ генераль директоры Ренат Мистахов һәм 9нчы мәктәп директоры Валентина Кибец сәламләде һәм алар республиканы федераль дәрәҗәдә нәкъ менә бүгенге кандидатлар кебек бер нәрсәгә дә битараф булмаган кешеләр, халык мәнфәгате өчен эшләргә теләүчеләр тәкъдим итәргә тиеш, дип белдерде.

Илдар Гыйльметдинов, Александр Сидякин һәм Ирек Зиннуров исә кыска, әмма ышанычлы чыгышларында, сайланган очракта, Думада нәрсә белән шөгыльләнәчәкләре турында сөйләделәр.

Аннары партиянең республика башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Кондратьев кандидатларга сораулар бирергә тәкъдим итте. Сораулар күп иде, әлбәттә. Алар көнкүрешебезнең төрле өлкәләренә карый - ТКХна кагылышлылары да, бакчачылык ширкәтләренә кагылышлылары да бар иде. Кандидатлар аларны тыңлады һәм сорауларны хәл итәргә ышандырды.

Александр Коршунов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев