Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яшел Үзән – Җир йөзендә иң матур шәһәр

Яшел Үзәнгә 1932 елның 10 мартында, ВЦИК карарына ярашлы рәвештә, шәһәр статусы бирелә һәм ул быел 80 еллык юбилеен бәйрәм итә. Юбилей датасына багышланган бөтен төр чаралар муниципаль район башлыгының 2012 елның 25 июнендә кабул ителгән «Яшел Үзәннең Шәһәр көненә багышланган чараларны әзерләү һәм үткәрү турында» 02-92нче карарын үтәү йөзеннән...

Яшел Үзәнгә 1932 елның 10 мартында, ВЦИК карарына ярашлы рәвештә, шәһәр статусы бирелә һәм ул быел 80 еллык юбилеен бәйрәм итә.
Юбилей датасына багышланган бөтен төр чаралар муниципаль район башлыгының 2012 елның 25 июнендә кабул ителгән «Яшел Үзәннең Шәһәр көненә багышланган чараларны әзерләү һәм үткәрү турында» 02-92нче карарын үтәү йөзеннән махсус план буенча оештырыла. Бу җәһәттән оештыру комитеты төзелгән.
- Шәһәр башкарма комитеты территорияне төзекләндерү, шәһәр урамнарын чистарту буенча билгеле бер эш башкарды һәм башкара, - дип сөйли район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рәисә Афанасьева. - 53 предприятие һәм оешма, планга ярашлы рәвештә, туган шәһәребезгә бүләк әзерли: газоннар, беседкалар, аркалар ясый, чәчәкләр утырта, корыган агачларны һәм куакларны кисеп, үләннәрне чабып, шәһәрне тәртипкә китерә, кыскасы, бәйрәм мәшәкатьләре белән яши.
Шәһәрдә «Иң яхшы клумба» дигән бәйге игълан ителгән иде. Ленин урамында «Жилкомплекс» идарә итүче компания ясаган гадәти булмаган клумбага күпләр игътибар иткәндер, мөгаен. Бу клумба - шәһәр юбилеена үзенчәлекле бүләк. 16-22 август көннәрендә 12 мәйданда үткәрелгән Ишегалды бәйрәмнәре дә быел шәһәрнең 80 еллык юбилеена багышланган иде.
Социаль учреждениеләрдә, аерым алганда, «Гнездышко», «Родник», «Идел» үзәкләрендә төрле яшьтәге кешеләр өчен концертлар, спорт ярышлары, лекцияләр аеруча күп уза.
Уку елы башлану белән шәһәр һәм район мәктәпләрендә узачак сыйныф сәгатьләрен дә Яшел Үзәннең күркәм юбилеена багышлап уздыру күздә тотыла. Башлангыч сыйныф укучылары арасында «Безнең ишегалды» рәсем бәйгесе үткәрелсә, өлкән сыйныфлар «Яшел Үзән - Җир йөзендә иң матур шәһәр» дигән исем астында инша язачак.
Август ахырында - сентябрь башында, гомумән, быел уза торган бөтен мероприятиеләр шушы якты бәйрәмгә багышлана.
28 август, 10 сәгать - Горький исемендәге мәдәният һәм халык иҗаты үзәгендә мәгариф хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсе Яшел Үзән юбилее кысаларында барачак.
29 август, 14 сәгать - яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе күп халык катнашында спорт чаралары оештыра.
29 август - яшьләр һәм спорт ветераннары арасында футбол буенча спартакиада, район башлыгы кубогына ветераннар арасында волейбол буенча турнир.
Район башлыгы кубогына бура уены, фехтование буенча турнир. Автомобиль яратучылар арасында авторалли.
29 август, 16 сәгать - дөньяның 17 иленнән килгән 500дән артык кунакны каршылау. Яшел Үзәнгә Канада, Көньяк Корея, Һиндстан, Аргентина, Израиль, Англия, Бразилия кебек ерак чит илләрдән кунаклар килүе көтелә. Кунаклар һәм шәһәр халкы Горький исемендәге мәдәният һәм халык иҗаты үзәге мәйданыннан «Родина» мәдәният сарае ягына атлый. Бәйрәм «Родина» мәдәният сарае янындагы мәйданда дәвам итә һәм анда кунаклар катнашында зур концерт.
30 августта бәйрәм ике мәйданда дәвам итәчәк.
ШӘҺӘР КҮЛЕНДӘ иртәнге 10да «Баллы-алмалы спас» ярминкәсе башлана. Программада:
- милли кухня күргәзмәсе һәм бал;
- чәчтарашлар бәйгесе;
- авыл хуҗалыгы продукциясе күргәзмәсе һәм продукцияне сату.
Сәгать 10да - коляскалар парады, судно ясаучыларның күрсәтмә чыгышлары.
МИРНЫЙДА көндез автовокзал янындагы мәйданда концерт, шәһәр тарихына кагылышлы викториналар, балалар һәм яшьләр өчен төрле бәйгеләр була.
17 сәгатьтә - төп мәйданда Яшел Үзән, Казан һәм Мәскәү артистларының һәм иҗат коллективларынң зур концерты. Яңа өйләнешүчеләр парады. Бәйрәм фейерверк белән тәмамлана.

Әлифел ТАРАЗОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев