Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яшел Үзән инкассаторы Игорь Богаченко соңгы сүзе белән чыгыш ясады

Яшел Үзән шәһәр судында, инкассатор машинасын талауда гаепләнүче Игорь Богаченконың соңгы чыгышын тыңладылар. Ул журналистларга мөрәҗәгать итеп, аңа бик кырыс җәза бирмәүләрен үтенде һәм кылган җинаяте өчен үкенүен белдерде:

-Китергән авырлыкларым һәм кайгыга салуым өчен якыннарымнан гафу үтенәсем килә. Шулай ук журналистларга да әйтер сүзем бар. Хөрмәтле журналистлар, мин сезнең хезмәтегезне бәялим һәм хөрмәт итәм, сездән башка без беркем түгел, сезнең аркылы халык дөнья хәлләре белән таныша. Мин барлык утырышларда да судтан видеокамераларны алуларын үтендем, чөнки беренче интервьюдан соң мине алдадыгыз, сөйләгәннәремне факттагыча түгел, үзегезгә ничек кирәк - шулай бирдегез. Барлык ваклыкларын да сөйләп тормыйм. Мин барысын да аңлыйм, һәркем үз эшен башкара, тик шулай да сезнең арада үзләре дорфалыкны кузгатучылар да бар. Әйе, мин тормышымда ярамас адым ясадым, мин моңа үкенәм һәм аның өчен закон алдында җавап бирәм. Без барыбыз да хаталанабыз, шулай аларны ясамаска тырышып яшәргә өйрәнәбез. Сез минем турыда яза аласыз, тик нигә минем гаиләмә тыкшынырга , балаларыма кагылырга? Бу сезне бизәми. Гаиләм турында пычрак сүзләр язучыларга минем урында булырга Ходай язмасын. Хөрмәтле суд, дәүләт гаепләүчесе миңа 4 ел төрмә бирүегезне сорады. Мине 4 елга ирегемнән мәхрүм итеп сез минем гаиләмне дә җәзалыйсыз. Минем улым туды, тик мин әле аны бер тапкыр да күрмәдем, чөнки очрашуга рөхсәт бирмәделәр. Төрмәгә япсагыз, мин әле аны тагын бик озак күрмәячәкмен. Мине гаиләмнән изоляцияләү - атып үтерү белән бер. Үземнең начар адымым өчен мин инде миллион тапкыр үкендем. Шул ук вакытта бу гаеп минеке генә түгел, эш хакымны түләмәгән банкныкы да. Судтан мине бу кадәр бик кырыс җәзаламауларын үтенәм. Үз гаебемне таныйм һәм үкенәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев