Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яшел Үзән халкының бурычлары җылылык бирүне чикли

Яшел Үзән җылылык челтәре предприятиесенә «ТрансгазКазань» оешмасыннан, тәэмин ителә торган ресурсларга чикләүләр кертеләчәге турында хат килде инде.

Бүгенге көндә шәһәребездәге котельняларның яртысы туктатылган. Якын арада калганнарына да пломба салыначак (19, 12, 86нчы шәһәр котельнялары; Васильево бистәсенең мәктәп, НГЧ, Лесокомбинат, КРС котельнялары, Загородныйдагы «Блочно-модульная» котельнялары). Әгәр дә бурычлылар, килеп туган хәлнең бөтен тирәнлеген аңлап, түләргә ашыкмасалар - газ белән тәэмин итү ягулык сезоны башланганда да булмаячак.
Район башлыгы Александр Тыгин, ЗПТС җитәкчесе Илнар Җиһаншин һәм «Газпром межрегионгаз» АҖның килешүләрне үтәүне контрольләү идарәсе начальнигы Сергей Бережнев катнашында киңәшмә үтте һәм анда газ бирүне туктатуны 2016 елның 1 августына кадәр кичектерү турында карар кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев