Яшел Үзән

Яшел Үзән халкы ТКХ бурычларын түләп бетермичә кайнар су булмаячак

Һәммәбез дә торак-коммуналь хезмәтләреннән файдаланучылар.

Тик нигәдер, тәэмин ителгән уңайлыклар өчен түләүне барыбыз да үзенең бурычы итеп кабул итми.
Кызганычка, кайберәүләрнең мондый карашы, әлбәттә, намуслы түләүчеләргә күрсәтелә торган хезмәтнең сыйфатына да йогынты ясый. Ә иң мөһиме - ТКХга булган бурычлар төрле масштабтагы техноген катастрофалар килеп чыгу куркынычын бик күпкә арттыра (утыз градус салкында котельныйларның авариядән тукталуыннан алып, шәһәр канализациясенең эштән чыгуы һәм ишек алларындагы чүп-чар өеменә кадәр). Торак-коммуналь хез­мәтләр дәүләт тарафыннан субсидияләнмәгән шартларда, бурычлылар үзләренекен генә түгел, күршеләреннән дә «урлыйлар». Ут, су, газ өчен түләмәүчеләрне кредит алучылар белән чагыштырырга мөмкин. Мондый хәл килеп чыкмасын өчен Германиядә, мәсәлән, алдан түләп куйганда гына әлеге ресурслардан файдаланырга була. Күпмедер күләмдә су, җылылык, электр энергиясен кулланырлык сумма керткәнсең икән - рәхим ит, рәхәтлән. Юк икән инде - гафу, салкында, караңгыда, юынмый гына яшисең. Менә шулай. Тик безгә мондый «кырыс» җаваплылыкка кадәр үсәсе дә үсәсе әле. Шулай да, кесәсеннән бер тиен дә чыгармый гына «комфортно» яшәүчеләр үзләренә карата ул кадәр радикаль булмаган, әмма яхшы ук йогынтылы һәм нәтиҗә бирерлек адымга этәрәләр. Боларга - түләмәгәннең беренче аеннан ук пеня исәпләү, күрсәтелә торган хезмәтләрне чикләү, бурычлының милкенә суд аресты салу, чит илгә чыгуны тыю керә. Ә иң җитди чаралар ярты елдан башлана - муниципаль фатирда яшәүче бурычлыны суд карары нигезендә тулай торак бүлмәсенә яки кечерәк мәйданлы яшәү урынына күченергә мәҗбүр итәләр. Бу приватизацияләнгән фатирларга һәм шәхси йортларга кагылмый. Бәлки, шуңадыр да, авыл җирлекләрендә дә тәэмин ителгән ресурслардан «кредитка» файдаланучылар артканнан- арта бара. Уттан, газдан мәхрүм итү кебек җәза төрләре дә ярдәм итми биредә, чөнки хезмәткәрләр капканың теге ягына чыгып киткәч үк, өзелгән проводка һәм трубаны үзләренчә ялгап, берни булмагандай яши бирәләр.
Гөлнара Вәлиева

Әлеге таблицада 1 июльгә булган бурычлар күрсәтелгән

Яшел Үзән шәһәре

240 644 450,15

Зур Ключи җирлеге

703 621,18

Әйшә авыл җирлеге

2 983 405,66

Олы Яке җирлеге

40 150,76

Свияжск җирлеге

87 069,29

Олы Карауҗа җирлеге

296 790,93

Васильево бистәсе

28 712 313,08

Бишнә җирлеге

392 302,72

Осиново җирлеге

15 460 316,95

Раифа җирлеге

908 030,82

Октябрьск җирлеге

1 510 428,04

Карамалы Тау бистәсе

5 407 951,22

Мизиново авыл җирлеге

1 429 675,59

Норлат ТКХ керүче авыл җирлекләре

399 869,51

Җирлекләр буенча барлыгы: 298 976 375,90 сум бурыч

Пенялар буенча бурыч: 21 496 939,17 сум

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: