Яшел Үзән эчке эшләр бүлегендә – “студентлар десанты”
Әлеге акция кысаларында Яшел үзән югары уку йортлары студентлары полициянең төрле тармакларында - ведомстводан тыш сак бүлегендә, патруль-пост хезмәтендә, ЮХИДИда, участок инспекторлары бүлегендә "хезмәт итте". Хокук һәм тәртип саклау кебек авыр хезмәт белән танышкан кайбер студентлар, укуларын тәмамлаганнан соң, полициядә үз көчләрен сынап карарга була, диләр. -Участок инспекторы ролендә булганнан...
Әлеге акция кысаларында Яшел үзән югары уку йортлары студентлары полициянең төрле тармакларында - ведомстводан тыш сак бүлегендә, патруль-пост хезмәтендә, ЮХИДИда, участок инспекторлары бүлегендә "хезмәт итте".
Хокук һәм тәртип саклау кебек авыр хезмәт белән танышкан кайбер студентлар, укуларын тәмамлаганнан соң, полициядә үз көчләрен сынап карарга була, диләр.
-Участок инспекторы ролендә булганнан соң, бу эшнең никадәр җаваплы һәм куркыныч икәнлеген аңладык, - ди Икътисад, идарә һәм хокук институтының Яшел Үзән филиалы студентлары Евгений Матвеев һәм Рамазан Әхмәтгәрәев.
Эчке эшләр министрлыгы системасында мондый акция әле беренче тапкыр гына үткәрелә. Аның төп максаты - җәмгыятькә полиция эше турында тулы мәгълүмат бирү, хезмәтнең спецификасын һәм нюансларын аңлату.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев