Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«Яшел Үзән» беренче урында

Кайсы авылга барсак та, элемтә бүлегенә керми китмибез. Акъегеткә килгәч тә, беренче булып почтага сугылдык. Акъегет, Юынчы һәм Бакырчы авылларында безнең газетаны элек-электән күпләп алдыралар. Хәзер дә укучыларыбызның күбесе - шушы авыл җирлегендә яшәүчеләр. Хат ташучылар килергә әле иртәрәк иде (сәгатъ 11гә җыелалар). Без элемтә бүлеге җитәкчесе Фидәрия Мадыгуллова белән...


Кайсы авылга барсак та, элемтә бүлегенә керми китмибез. Акъегеткә килгәч тә, беренче булып почтага сугылдык. Акъегет, Юынчы һәм Бакырчы авылларында безнең газетаны элек-электән күпләп алдыралар. Хәзер дә укучыларыбызның күбесе - шушы авыл җирлегендә яшәүчеләр.

Хат ташучылар килергә әле иртәрәк иде (сәгатъ 11гә җыелалар). Без элемтә бүлеге җитәкчесе Фидәрия Мадыгуллова белән сөйләштек.
Әлбәттә инде, бирегә әллә нинди яңалык эзләп кермәдек. Кызлар ничек эшләгән булса шулай эшли: газета-журналга яздырудан гайре, халыктан төрле хезмәтләр өчен түләүләр кабул итә, товар сата. Һәркайсына план бар һәм аны үтәп баралар. Төрле-төрле исемдә чыгучы газета-журналлардан иң күп яздырып укыла торганы - «Яшел Үзән». Район газетасы биредә 196 йортка килә. Юынчыдан Әкрамовлар, Акъегеттән Зиннуровлар,Таҗиевлар, Бакырчыдан Хәнифә апа Нигъмәтҗанова, Сәлахиевлар дүрт-биш газета-журнал алдыра. Мәгълүматка кытлык булмаса да, укыган кеше укый, рәхәтләнеп кулга тотып газета укуга берни җитми шул.
Язылыгыз һәм укыгыз, хөрмәтле газета укучыларыбыз, «Яшел Үзән»гә язылсагыз, оттырмассыз, район хәлләрен генә түгел, республикада һәм аннан читтә дә ниләр булганлыгын белеп торырсыз!
Алсу Кәлимуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев