Яшел Үзән башлыгы инвалидлар оешмалары белән очрашты (ФОТО)
Яшел Үзән муниципаль район башлыгы Александр Тыгин инвалидлар, инвалидларның һәм инвалид балаларын тәрбияләүче ата-аналарның иҗтимагый оешмалары белән очрашты.
Көн тәртибендә мөмкинлекләре чикле булган гражданнарның проблемалары каралды. Биредә социаль адаптация, медицина, спорттан башлап инвалид коляскасында утырган балалар өчен таганнар ясау темасына кадәр тикшерелде, фикер алышынды.
Илсөя Завилейская фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев