Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«Яшел Үзән» башкалардан калышмый, ул да бүләк өләшә

Күптән газетабызга язылучылар арасында призлар уйнаткан юк иде инде. Күпсанлы сораулар буенча үткәрәбез монысын. Кайберәүләр кебек вакланып тормаска булдык бу юлы, газетага язылучыларга бер кап чәй түгел - электр чәйнекләре, бер шешә май түгел, кәстрүлен бүләк итәргә булдык. Болар гына түгел, башка бик күп призлар бар әле безнең. Рәсемдә аларның...

Күптән газетабызга язылучылар арасында призлар уйнаткан юк иде инде. Күпсанлы сораулар буенча үткәрәбез монысын. Кайберәүләр кебек вакланып тормаска булдык бу юлы, газетага язылучыларга бер кап чәй түгел - электр чәйнекләре, бер шешә май түгел, кәстрүлен бүләк итәргә булдык. Болар гына түгел, башка бик күп призлар бар әле безнең.
Рәсемдә аларның барысы да күрсәтелгән. Алар 2015 елның 13 гыйнварында, нәкъ Иске Яңа ел алдыннан уйнатыла.
Призларны отарга теләүчеләргә «Яшел Үзән» газетасына язылып, квитанциясен редакциягә җибәрергә кирәк. Шулай ук квитанциянең электрон күчермәсен дә җибәрергә мөмкин. Квитанцияне хат белән юлларга да, редакциягә кертеп бирер­гә дә мөмкин. Башладык!

Төп подписка 432 сум тора.
Моннан тыш, абонент тартмасына
язылырга мөмкин.
Ул 327 сум 12 тиенгә төшә.
Бөек Ватан сугышы ветераннарына газетага язылу
377 сум 10 тиенгә төшәчәк.
Әгәр дә инде Бөек Ватан сугышы ветераны газетаны абонент тартмасына язылса,
293 сум 16 тиен
булачак.
Бездән, ягъни редакция­дән, килеп алырга
мөмкинлегегез булган очракта - 198 сум.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев