Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яшел Үзән бакчаларындада мәк үстерү тыелган

Хокук саклау органнары уздыра торган зур масштаблы "Мәк" операциясенең максаты наркотик матдәле үсемлекләрне законсыз таратуга бәйле җинаятьләрне ачыклау, кисәтү һәм ачу. Шуңа бәйле рәвештә наркополицейскилар җир участоклары булган кешеләргә сак булырга, наркотик матдәле үсемлекләр үстермәскә куша. -Шәхси бакчаларында яисә җир участокларында мәк яисә җитен чәчеп үстерүчеләргә карата 300 мең сумга...

Хокук саклау органнары уздыра торган зур масштаблы "Мәк" операциясенең максаты наркотик матдәле үсемлекләрне законсыз таратуга бәйле җинаятьләрне ачыклау, кисәтү һәм ачу.

Шуңа бәйле рәвештә наркополицейскилар җир участоклары булган кешеләргә сак булырга, наркотик матдәле үсемлекләр үстермәскә куша.

-Шәхси бакчаларында яисә җир участокларында мәк яисә җитен чәчеп үстерүчеләргә карата 300 мең сумга кадәр, яисә хезмәт хакы кадәр, йә булмаса 480 сәгатьлек мәҗбүри эш, яисә ике елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү каралган, - дип аңлата бу хакта Яшел Үзән наркоконтроль бүлегенең өлкән оперуполономоченные Светлана Крылова. - Законны белмәү җаваплылыктан азат итми. Мәк чәчәк аткан һәм өлгергән вакытта наркоконтроль хезмәткәрләре рейдлар уздыра. Кагыйдә буларак, бу чорда наркоманнар да активлаша, мәк яисә җитен эзләп бакча участокларына чыга. Наркотик матдәле үсемлекләргә каршы көрәштә район хакимияте башлыкларының, авыл хуҗалыгы кооперативлары һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләренең дә роле зур. Шундый үсемлекләрне юкка чыгармаган өчен аларга җаваплылык каралган.

Административ штраф бәяләре түбәндәгечә: гражданнарга - 1500 сумнан алып 2 мең сумга кадәр, вазифадагы затларга - 3 меңнән алып 4 мең сумга кадәр, юридик затларга - 30 мең сумнан алып 40 мең сумга кадәр.

Мәк һәм җитен чәчүчеләр билгеле булганда аны Яшел Үзән наркоконтроль бүлегенә 5-55-00 телефоны аша шалтыратып хәбәр итәргә була. Электрон адресы: htpp://ufskn.tatar.ru.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X