Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яшел Үзән районындагы Кече Шырданда яңа проектка старт бирелде

Яшел Үзән районындагы Кече Шырданда яңа проектка старт бирелде

- Хөрмәтле авылдашлар, дуслар, дин кардәшләребез! Заманында авылыбызда 2 мәчет, мәдрәсә булган. Шуларның соңгысын салдыру өчен авылдашыбыз, боек мэгърифэтче Каюм Насыйри акча бирә, һәм ул салына да. Бүгенгесе көндә ул мәчетнең бурасы исән. Озак кына уйлаганнан соң бөек галимебездән калган олы мирасны югалтмас,киләчәк буынга саклап тапшыру өчен ул мәчетне торгызырга булдык. Әлбәттә инде бу эшкә финанс чыгымнар таләп ителәчәк. Әгәр дә һәрберебез булдыра алганча үз өлешен кертә алса бу зур савап булыр иде. Авылдашлар ярдәмне Рамил Шакировка тапшыра ала, ә инде башка мөселман кардәшләребез дә ярдәм итү теләген белдерсәләр йә танышларыгыз аркылы Кече Шырданга җибәрә яки соңрак махсус исәп-хисап счеты ачылгач, анда күчерә алачак. Иншаллаһ Сезнең ярдәм белән бу эшне башкарып чыгарбыз дип уйлыйбыз.
Рәсемдә булачак К.Насыйри мәчетенең проектын һәм урнашу урынын күрә аласыз. Хәерле сәгатьтә, дусларым! - дип хәбәр итә авылның чын патриоты Рамил Шакиров.

.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев