Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яшәү шартларын яхшырту – иң изге теләк

ТР Премьер-министры Илдар Халиков 26 ноябрьдә эш визиты белән Яшел Үзән шәһәрендә булып китте. Горький исемендәге мәдәният сараенда шәһәр һәм район активы белән узган очрашуда Илдар Халиков республикада социаль әһәмияттәге программаларның, мөһим проектларның үтәлеше белән таныштырды. «Без соңгы елларда социаль-икътисадый мәсьәләләрне хәл итү юнәлешендә күп эш башкарырга өлгердек, шуңа күрә...

ТР Премьер-министры Илдар Халиков 26 ноябрьдә эш визиты белән Яшел Үзән шәһәрендә булып китте.

Горький исемендәге мәдәният сараенда шәһәр һәм район активы белән узган очрашуда Илдар Халиков республикада социаль әһәмияттәге программаларның, мөһим проектларның үтәлеше белән таныштырды. «Без соңгы елларда социаль-икътисадый мәсьәләләрне хәл итү юнәлешендә күп эш башкарырга өлгердек, шуңа күрә горурланырлык һәм күрсәтерлек күркәм эш-гамәлләребез бар, - диде ул, яшел үзәнлеләр алдында чыгыш ясап. - Без зур максатлар куябыз һәм аларны тормышка ашырырга омтылабыз, шуңа күрә халык безне яклар дип ышанам».
Яшел үзәнлеләр Премьер-министрга шәһәрдә бассейн төзү, «Родина» мәдәният сараен реконструкцияләү (смета буенча аңа 90 миллион сум акча кирәк) һәм янгын сагы хезмәткәрләренең янгын куркынычсызлыгы буенча мәгариф учреждениеләрен катгый тикшерүе хакында сораулар бирде.
Муниципаль район башлыгы Сергей Батинның чыгышы да яшел үзәнлеләрнең быел башкарган эшләренә багышланган иде. Районда быел 110 мең квадрат метр фатир файдалануга тапшырылачак, шуның 21 мең квадрат метры - дәүләтнең «Социаль ипотека» программасы буенча. Шәһәр һәм районның сәламәтлек саклау учреждениеләрен төзәтү-төзекләндерү, аларны заманча җиһазлар белән җиһазландыру буенча зур эшләр башкарылды һәм халыкның сәламәтлеген саклауга юнәлдерелгән максатчан эш дәвам итә. Халыкның яшәү шартларын яхшырту һәм тормыш-көнкүрешен җиңеләйтү юнәлешендә башкарылган бүтән күркәм үзгәрешләр белән дә истә калачак агымдагы ел. Карамалы Тау бистәсендә башланган Логистика үзәге төзелеше Норлат зонасында яшәүче халыкны эш белән тәэмин итү белән беррәттән, муниципаль район бюджетын да тулыландырачак.
Әлифел ТАРАЗОВА
Язманың тулырак вариантын газетаның 104нче саныннан укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X