Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ярдәм кулы сузарга ашыгыгыз

Кичә Халыкара инвалидлар декадасы башланды. Бу уңайдан районда, елдагыча, күп төрле чара оештырыла. Районда бүгенгә 15387 инвалид исәпләнә. Шуларның 446сы - балалар. Шушы елның 9 аенда 115 инвалидка 300 мең сумнан артык матди ярдәм күрсәтелгән, 13 меңнән артык инвалидка 69 миллион сумлык субсидия-ташлама түләнгән. Бу декада республикада 18 ноябрьдә үк...

Кичә Халыкара инвалидлар декадасы башланды. Бу уңайдан районда, елдагыча, күп төрле чара оештырыла.

Районда бүгенгә 15387 инвалид исәпләнә. Шуларның 446сы - балалар. Шушы елның 9 аенда 115 инвалидка 300 мең сумнан артык матди ярдәм күрсәтелгән, 13 меңнән артык инвалидка 69 миллион сумлык субсидия-ташлама түләнгән.
Бу декада республикада 18 ноябрьдә үк спартакиада белән башланып китте. Яшел Үзәндә узган ярышта 9 район спортчысы катнашты.
Инвалидлар көненә багышланган чаралар дәвам итә. Спорт мәктәпләрендә - төрле ярышлар, мәгариф учреждениеләрендә инвалидлар ясаган әйберләрдән күргәзмәләр оештырыла. Махсус акция барышында 25 оешмадан 100 уенчык җыелган. Сөт комбинаты 39 инвалид балага - сөт ризыклары әзерләгән. Район хакимияте һәм депутат Л. Барышев мондый категориягә кергән гражданнарга азык-төлек җыелмасы әзерләгән.
«Табигать байлыклары» МУП директоры Равил Габдрахманов бер елны да бу чарадан читтә калмый. Быел да ул шактый инвалидны сөендерәчәк.
«Зиг-Заг» кафесында район башлыгы Сергей Батин төрле уңышларга ирешкән инвалидлар белән очрашачак.
Әлфия Зыякаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X