Яраткан Яшел Үзәнем
13 сентябрьдә шәһәр халкы өчен икеләтә бәйрәм булды. Сайлауга барып, гражданлык бурычын үтәп кайтканнан соң, биредә яшәүчеләр һәм килгән кунаклар «Авангард» стадионына агылды.
Монда зур бәйрәм оештырылган иде. "Яраткан Яшел Үзәнем" фестивалендә район башлыгы Александр Тыгин һәм башка җитәкчеләр пешергән пылаудан авыз итергә мөмкин булды. Бала-чага төрле бәйгеләрдә көч сынашты, кечкенә ат, дөядә утырып йөрергә, карусельләрдә әйләнергә, кыскасы җаның теләгәннең барын да күрергә була иде. Кичен исә зур концертны төгәлләп, Мәскәү кунагы Стас Костюшкинга кушылып җырладылар. Бәйрәм аяз күк йөзендә ялтыраган салют белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев