Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Янгынга каршы торырга өйрәнергә кирәк

Былтыр Яшел Үзән муниципаль районда 281 янгын булып (2011 - 298), шуларның 80 проценты торак секторына туры килә. Янгыннарда 10 кешенең гомере өзелгән. Ә 2011 елда янгын корбаннарының саны 7гә күбрәк булган. Яшел Үзән муниципаль район предприятие, учреждение һәм оешма җитәкчеләре белән булган дүшәмбе киңәшмәсендә чыгыш ясаган күзәтчелек эшчәнлеге алып...

Былтыр Яшел Үзән муниципаль районда 281 янгын булып (2011 - 298), шуларның 80 проценты торак секторына туры килә. Янгыннарда 10 кешенең гомере өзелгән. Ә 2011 елда янгын корбаннарының саны 7гә күбрәк булган.
Яшел Үзән муниципаль район предприятие, учреждение һәм оешма җитәкчеләре белән булган дүшәмбе киңәшмәсендә чыгыш ясаган күзәтчелек эшчәнлеге алып бару бүлеге җитәкчесе Радик Ардыханов янгыннарның төп сәбәбен атады. Күбрәк алар ут белән саксыз кыланудан чыга. 2012 елда шулай 103 янгын чыккан. Торак пунктларга килгәндә иң күп очрак Васильевога туры килә. Шулай ук Өтәшкә, Олы Ходяш, Раифа, Карагуҗа авыл җирлекләрендә дә янгыннарның артуы сизелә. Бәла-казаларны булдырмауга кагылышлы чаралар үткәрелсә дә, сигнализация системасы булмаган мәгариф учреждениеләре, су белән тәэмин ителмәгән объектлар, таләпләргә җавап бирмәгән урыннар күп.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Таһир Җиһаншин агросәнәгать комплексы эшчәнлегенә йомгак ясап, 2012 елда һава шартларының уңай килмәве сәбәпле, үсемлекчелектә зур нәтиҗәгә ирешү мөмкин булмавы турында сөйләде. Районда 21760 мөгезле эре терлек исәпләнә. Һәр сыердан 4218 килограмм сөт савып алынган. Агрокомплекста 2941 кеше эшләп, уртача хезмәт хакы 17128 сум тәшкил итә (ТРда 12 000 сум). Бу 2011 ел белән чагыштырганда 2857 сумга артыграк. Районда агрокомплексларны техник яктан модернизацияләү сәясәте алып барыла.
Киңәшмәне алып барган муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Тыгин мәктәпләрдә янгын куркынычсызлыгы буенча өйрәнүләр уздыруны оештырырга, районда хуҗалык итүнең кече формаларын җәелдерергә, файдаланылмый яткан җирләрне актив файдаланырга, «Зеленый Дол» проекты аша районны дотацион хәлдән үз-үзен тәэмин итә алырлык район дәрәҗәсенә күтәрергә, тулай торакларда яшәүчеләрнең торак шартларын яхшырту юлларын эзләргә, уен салоннарына каршы җитди көрәшергә кирәклеген билгеләде.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев