Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

ЯҮМР башлыгы Александр Тыгин төзелеш комплексы хезмәткәрләрен бәйрәм белән котлый!

Хөрмәтле төзелеш комплексы хезмәткәрләре һәм ветераннары, сезне чын күңелдән бәйрәм белән котлыйм!

Элеккеге гасырлардан ук сезнең игелекле, мәрхәмәтле хезмәтегез мактауга лаек. Төзүче - бу һөнәр генә түгел, ә сәләт, алга омтылыш та. Бүген барлык төзелеш берләшмәсе: архитекторлар, проектлаучылар, төзүчеләр, дизайнерлар һәм төзелеш эше белән бәйле булган һәркем бу бәйрәмне билгеләп үтә. Сез районның кабатланмас йөзен тудырасыз. Сезнең белән бергә тагын да матуррак, төзекләндерелгән, халкыбыз яшәеше өчен уңайлырак шартлар тудырырга сәләтлебез. Күп фатирлы йортлар, бизнес-үзәкләр, балалар бакчалары - болар барысы да безнең төзүчеләребезнең хезмәт нәтиҗәсе. Узган ел районда 110 мең квадрат метрдан артык торак төзелде, быел да тизлек түбән дәрәҗәдә түгел.
Бәйрәм алдыннан барлык төзүчеләргә һөнәри уңыш­лар, ышанычлы партнерлар, икътисади тотрык­лылык, нык сәламәтлек, бәхет, иминлек телисе килә.
Александр Тыгин, Яшел Үзән мниципаль район башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев