Яшел Үзән

Ялганчылар һөҗүме

Бер көн эчендә безнең районнан берьюлы 8 кеше телефон аша килгән СМС-хәбәргә ышанып, банк карталарыннан блокировканы алдырту өчен, барлыгы 44 400 сум акчасыннан мәхрүм калган. Шунысы гаҗәп, хәзер аферистлар кармагына яшь кешеләр эләгә башлаган. Мәсәлән, Карамалы Тауда яшәүче 25 яшьлек кыз картасын, чынлап та блокировкалануын белү өчен, банкоматка тыгып караган,...

Бер көн эчендә безнең районнан берьюлы 8 кеше телефон аша килгән СМС-хәбәргә ышанып, банк карталарыннан блокировканы алдырту өчен, барлыгы 44 400 сум акчасыннан мәхрүм калган.
Шунысы гаҗәп, хәзер аферистлар кармагына яшь кешеләр эләгә башлаган. Мәсәлән, Карамалы Тауда яшәүче 25 яшьлек кыз картасын, чынлап та блокировкалануын белү өчен, банкоматка тыгып караган, әмма бәхетсезлегенә, банкомат аны кире чыгаргач, кыз банкка барасы урынга, ялганчылар исәбенә 16300 сум акчасын күчереп өлгергән.
Ел башыннан район буенча шундый 45 очрак булып, 7 кеше җинаятьчеләр янчыгын калынайткан.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: