Көн темасы

Якташыбыз Россия Олимпия җыелма командасына кандидат итеп күрсәтелде

Сочида узачак Олимпия уеннарының киңәйтелгән исемлегенә 11 Татарстан спортчысы кертелде. Төгәл исемлек 25 гыйнварда дөнья күрәчәк. Бу турыда физик культура һәм спорт комитеты рәисе Илгиз Фәхриев белдерде. 11 спортчының 8е Казанныкы дип белдерсәләр дә, Яшел Үзән Анастасия Доценконы үзенеке дип саный. "Безнең кандидатлар соңгы расланган исемлеккә керер һәм Россия, Татарстан...

Сочида узачак Олимпия уеннарының киңәйтелгән исемлегенә 11 Татарстан спортчысы кертелде. Төгәл исемлек 25 гыйнварда дөнья күрәчәк. Бу турыда физик культура һәм спорт комитеты рәисе Илгиз Фәхриев белдерде. 11 спортчының 8е Казанныкы дип белдерсәләр дә, Яшел Үзән Анастасия Доценконы үзенеке дип саный. "Безнең кандидатлар соңгы расланган исемлеккә керер һәм Россия, Татарстан һәм Казан данын Олимпиадада лаеклы яклар, дип өметләнәбез,"- диде Илгиз Фәхриев.

Анастасия Доценко Яшел Үзән шәһәрендә туган. Дөнья кубогы этабы призеркасы. Үзенең спорт карьерасында дөнья чемпионатында катнашкан, 2011 елда дөнья беренчелегендә спринтта 30нчы, масс-стартта 32нче, команда спринтында 10нчы булганы бар.

Якташыбызга уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Якташыбыз Россия Олимпия җыелма командасына кандидат итеп күрсәтелде
Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

Көн темасы