Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Якташыбыз исемен мәңгеләштерү

Якташыбыз - Советлар Союзы Герое Иван Засоринның тууына 100 ел тулды. Юбилей уңаеннан ул яшәгән йортка тантаналы төстә истәлекле барельев-такта беркетелде. Бөек Ватан сугышында Герой исеме алган 15 райондашыбызның берсе булган Иван Михайлович Яшел Үзәндә туып үсә (1913-1985). Кораблар төзү заводыннан сугышка китә һәм, фашистларны җиңеп кайткач, тагын шунда 30...

Якташыбыз - Советлар Союзы Герое Иван Засоринның тууына 100 ел тулды. Юбилей уңаеннан ул яшәгән йортка тантаналы төстә истәлекле барельев-такта беркетелде.
Бөек Ватан сугышында Герой исеме алган 15 райондашыбызның берсе булган Иван Михайлович Яшел Үзәндә туып үсә (1913-1985). Кораблар төзү заводыннан сугышка китә һәм, фашистларны җиңеп кайткач, тагын шунда 30 ел хезмәт итә. Батыр якташыбыз бакыйлыкка күчкәч, ул яшәгән йорт урнашкан урамга аның исеме бирелгән иде һәм менә 8 апрель көнне истәлекле барельев-такта белән аның исеме мәңгеләштерелде. Тантанада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәисә Афанасьева, «А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Ренат Мистахов катнашты һәм чыгыш ясады. Тантанага килгән Иван Михайловичның кызы һәм улы, әтиләрен хөрмәтләгәннәре өчен, халыкка зур рәхмәтен белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X