Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яңгыр яуса да бара

Бөртекле культуралар, 11995 гектарда чәчелгән көзге арыш һәм бодайны да кертеп исәпләгәндә, 18754 гектар мәйданны били. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре белдергәнчә, район кырларында авыл хуҗалыгы культураларын үстергәндә, бездәге агроклиматик шартларны исәпкә алып, технологик таләпләрне үтәүгә зур игътибар бирелгән, шулай ук урып-җыю техникасын әзерләүгә җитди караганнар. Кыскасы, уракка тулы...

Бөртекле культуралар, 11995 гектарда чәчелгән көзге арыш һәм бодайны да кертеп исәпләгәндә, 18754 гектар мәйданны били.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре белдергәнчә, район кырларында авыл хуҗалыгы культураларын үстергәндә, бездәге агроклиматик шартларны исәпкә алып, технологик таләпләрне үтәүгә зур игътибар бирелгән, шулай ук урып-җыю техникасын әзерләүгә җитди караганнар. Кыскасы, уракка тулы әзерлек белән керешкәннәр. Район кырларында быелгы урак чорында, егучыларны да кертеп, 41 комбайн катнаша.
Уракка беренчеләрдән булып, әле 18 июльдә үк, «Красный Восток» агрохолдингының «Заволжье» җәмгыяте механизаторлары кереште. Бүген кырларда урак тулы көченә гөрли. 30 июльгә 2175 гектардан 4861 тонна бөртек суктырып алынган. Бөртекле культураларның һәр гектарыннан уртача исәпләгәндә 22,3 центнер уңыш чыга.
Районның авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү белән шөгыльләнүче барлык предприятиеләрендә дә техник мөмкинлекләр бар, көннәр аяз һәм коры торса, бөртекле культураларны суктырып алуны август ахырына төгәлләргә исәп тоталар. Һәрхәлдә, хуҗалыклар алдына куелгән максат әнә шундый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев