Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ягу сезонына әзерлек

Шәһәр һәм районның коммуналь тармак эшче-хезмәткәрләре киләсе ягу сезонына әзерлек алып бара. Барысы 1021 күп фатирлы торак йортны кышка әзерләргә кирәк, шуның 771е - үзәктән ягып җылытыла торган. 203 социаль-мәдәни объект та бар, болар - балалар бакчалары, мәктәпләр, мәдәният учреждениеләре. Ремонтчыларга 130 чакрым озынлыктагы җылылык челтәрен (кайнар су торбалары да...

Шәһәр һәм районның коммуналь тармак эшче-хезмәткәрләре киләсе ягу сезонына әзерлек алып бара. Барысы 1021 күп фатирлы торак йортны кышка әзерләргә кирәк, шуның 771е - үзәктән ягып җылытыла торган. 203 социаль-мәдәни объект та бар, болар - балалар бакчалары, мәктәпләр, мәдәният учреждениеләре.
Ремонтчыларга 130 чакрым озынлыктагы җылылык челтәрен (кайнар су торбалары да шунда керә), 267 чакрым - салкын су, 166 чакрым канализация торбасын карап-тикшереп, кирәкле урыннарны төзәтеп, беркетеп бәйләп чыгарга кирәк булачак.
Җир астында яткан җылылык, кайнар һәм салкын су торбаларының кимендә яртысы тузган дигән бигүк сөенечле булмаган хәбәрне төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр киңәшмәләрендә бик күп мәртәбә ишеткән бар. Ел саен күпмедер өлешенә капиталь ремонт ясала ясалуын. «Быел кышка әзерлек барышында 2,8 чакрым - тышкы җылылык челтәрен (кайнар су торбалары белән бергә), 1,42 чакрым - салкын су, 188 метр канализация торбаларын алыштыру планлаштырыла», - дип сөйли «Яшел Үзән шәһәренең торак-коммуналь хуҗалык департаменты» муниципаль бюджет учреждениесе җитәкчесе Олег Анисимов. Күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау һәм авария хәлендәге йортларны сүтү буенча махсус дәүләт программасы ил күләмендә шактый гына уңышлы эшләп килсә дә, җир астындагы искереп беткән җылылык челтәре, салкын һәм кайнар су торбаларын алмаштыру буенча бердәм программа әлегә кадәр юк. Әмма озын салкын кышта күңелсез хәлләргә юлыкмас өчен, булган акчага коммуналь тармак объектларын ремонтларга кирәк.
Ремонт эшләре, вакыт узу белән искереп беткән торбаларны яңасына алыштыру белән генә чикләнеп калмыйча, киңрәк масштабта алып барыла. Конкрет объектка «Кышкы шартларда эшләүгә әзерлек паспорты» дигән документны кулга алуга ирешкәнче байтак эш башкарып чыгарга, тир түгәргә кирәк. Гади күзлектән караганда, котельныйларның өзеклексез эшләп торуы, төп шарт. Моның өчен, ягулыкның һәм материалларның резерв запасын булдыру мөһим эшләрнең берсе булып санала. Болардан тыш, түбәнең, подвал һәм чормаларның, тәрәзә һәм ишекләрнең, төтен һәм вентиляция каналларының, җылылык бүлү пунктларының, кыскача гына әйткәндә, торак йортларның бөтен урыннарын, котельныйда казаннарның һәм насосларның төзеклеген тикшереп чыгалар, кирәк булса, ремонтлыйлар.
Ягу сезонына әзерлек - катлаулы һәм шактый зур күләмдә акча таләп итә торган эш, шуңа күрә ул озын җәй буена киңәшмәләрдә күп мәртәбә тикшерелә, килеп туган проблемаларны хәл итү юлларын коммуналь тармак һәм шәһәр җитәкчелеге бергәләп хәл итәргә тырыша.
Әлифел ТАРАЗОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев